Фронтовики

Фронтовики - люди, служившие во время войны в действующих частях на фронте, участвовавшие в сражениях.

ВӘЛИЕВ ГАРИФ САФА УЛЫ

Вәлиев Гариф Сафа улы 1911 елда Казахстан областе Уральск шәһәрендә туып үсә. Гомеренең иң матур чорында Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытта инде ул юлланма белән Әлмәт районы Елховой җидееллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайткан була. Бөек Ватан сугышы башлануга иң беренчеләрдән булып, мәктәп директоры Шамгунов Ризаэтдин белән бергә,илне дошманнардан азат итү максаты белән, сугышка чыгып китәләр.

КАШАПОВ КӘЛИМУЛЛА КАШАП УЛЫ

Кашапов Кәлимулла Кашап улы 1912 елда Татарстан Республикасы Беренчемай районы Түбән Абдул авылында туа. Бөек Ватан сугышына 1941 елда барлык авылдашлары белән бергә, Татарстан Республикасы Беренчемай районы военкоматы аркылы чыгып китә. Кәлимулла Кашап улы илебезне дошманнардан азат иткәндә бик зур батырлыклар күрсәтә, курку белмәс солдат гел алгы сызыкта була.1943 елда каты яралана, һәм икенче группа инвалид булып туган-үскән авылына кайта. Авылның кыр капкасын ачып кергәндә аның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены, Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр бизи.

ЗӘЙДУЛЛИН ӘБЕНӘК СИБГАТ УЛЫ

Зәйдуллин Әбенәк Сибгатулы 1909 елның май аенда, Татарстан Республикасының Беренчемай районы, Түбән Абдул авылында туа. 1942 нче елда, Беренчемай район үзәге военкоматыннан Бөек Ватан сугышына, Туган илен сакларга юнәлә. Әбенәк Сибгат улы сержант чинында, сугыш кырларында Ватанын фашист илбасарларыннан азат иткәндә бик зур батырлыклар күрсәтә. Бөек Ватан сугышында 1942 елдан 1945 елга хәтле сугыша. Сугыш кырында күрсәткән батырлыгы өченаны, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләклиләр.

ТЮГАЕВ ВЛАДИМИР СТЕПАНОВИЧ

Тюгаев Владимир Степанович родился в 1924 году в д. Замиралово Любинского района Омской области. Воевал на Брянском, Белорусском и первом Белорусском фронтах. Был награжден орденом Красной Звезды, медалью «За отвагу», орденом Отечественной войны I ст. Командир отделения 2 роты 136 отдельного моторизованного понтонно-мостового батальона 35СК.

САДРТДИНОВ ШӘРИН ШАКИРҖАН УЛЫ

Садртдинов Шәрин Шакирҗан улы 10 январь 1925 нче елда Әлмәт районы, Кама-Исмагыйль авылында туып үсә. Сугышка киткәнче колхозда эшли. Ләкин тыныч тормышларда эшләү озакка бармый. Дөньябызның күген кара болыт каплый. 1943 елның 8 августында сугышка китә. 1948 нче елда сугыштан соң да хезмәт итеп кайта. Сугышлы батырлык өчен “За взятие Берлина”, “За освобождение Праги», «Орден Отечественной войны 2 степени», юбилеймедалләре белән бүләкләнә. Сул кулы яралы булып кайта.

ДАУТОВ ӘНВӘР НУРГАЛИ УЛЫ

Даутов Әнвәр Нургали улы 1924 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1942 елда сугышка киткән, 1944 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 1997 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ДАУТОВ ӘЗГӘР НУРГАЛИ УЛЫ

Даутов Әзгәр Нургали улы 1913 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1935 елда армиягә киткән, 1942 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән.

ДӘҮЛӘТШИН ХӘНИФ ХӘСӘНША УЛЫ

Дәүләтшин Хәниф Хәсәнша улы 1917 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1941 елда сугышка киткән, 1946 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән.