Новости

Тарихын белгән баланың адымнары нык булыр

“Адымнар-Әлмәт күптелле гимназиясе”ндә укучы һәр бала үзенең туган ягының тарихын, данлыклы якташларын, геройларын белергә тиеш. Гимназия әле быел гына ачылса да, анда инде аерым традицияләр урнашып килә, патриотик юнәлештә системалы эш алып барыла. Һәр айның бер көне Бөек Ватан сугышына багышлана, бу көнне батырлык дәресләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. Гимназиядә Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция-күргәзмә оештыру өчен мәгълүматлар, экспонатлар туплау башланды.

Слава Вам, герои!

В каждую эпоху есть свои герои – люди, которые отважно защищали свое Отечество, внесли огромный вклад в историю своей страны. Люди, которые совершили подвиг, многие из них пожертвовали своей жизнью во благо Родины.

Билгесез солдат көне

Россиядә «Билгесез солдат көне» 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча ватан өчен көрәшкән, әмма исемсез герой булып калган кешеләрне искә алдылар. Исемең билгесез, ләкин батырлыгы үлемсез. Бөек Ватан сугышы гына үз ялкынында 5 миллионга якын кешене йотты, хәтта исемдә сорамады. Һәлак булган һәр бишенче солдат хәбәрсез югалган дип санала. 3 декабрьдә Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата очраклы гына сайланмаган. 1966 елда бу көнне Кремль диварлары янына билгесез солдатның кабере күчерелгән.

1 НЧЕ МӘКТӘП ДӘҺШӘТЛЕ СУГЫШ ЕЛЛАРЫНДА

9 нчы декабрь илебездә Ватан каhарманнары көне буларак билгеләп үтелә. Яу кырында булган ил сакчыларын , батыр якташларыбызны искә алганда, Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү көнен якынайтуга фронттагы ир-атлар белән беррәттән тылда хезмәт куйган хатын-кызларыбызның фидакарьлеген дә искә алу мөhим. 1941нче ел. 22 нче июнь. Әлмәт урта мәктәбе үзенең 4нче чыгарылыш укучыларын озата. Аларга аттестатлар тапшыра.

Истәлекләрне бүген кабаттан яңартырга телим

Минем әтинең бабасы Хәйретдинов Фәрвәҗетдин Хәйретдин улы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугышның башыннан азагына кадәр батыр көрәшеп кенә калмаган, туган якларына исән-сау кайтып, колхозда эшләгән. Кызганыч, миңа бабамны күрергә насыйп булмады. Шулай да, үзе исән вакытта сөйләгәннәрне туганнарым язып барганга күрә, миңа аның тормышы ап-ачык. Боларны укыгач, илебез тарихы, анда минем бабамның данлы эзе күз алдыма килә. Шул истәлекләрне бүген кабаттан яңартырга телим. Бабаемның сөйләгәннәрен ничек әйткән булса, шул килеш бәян итәм:

Сугыш чоры балалары

Тыл ветераны – Халидә апа Хөсәен кызы белән танышу өчен без 6 нчы мәктәп укучылары белән Лениногорск шәһәренә юл тоттык. - “Мин бит авыл баласы,гомер буе Тайсуган авылының чәчәкле болыннарын,шомыртлы әрәмәләрен сагынып яшим...” - дип сөйли башлады Халидә апа. Бу кызның язмышы,миллионлаган башка сугыш чоры балаларына әзерләгән сынаулар кебек бер төрле. Газап, ачлык, үлем балаларны иртә олыгайткан, аларда рухи көч, батырлык, фидакарьлек рухы тәрбияләгән.

Родина высоко оценила подвиг моряка

Мартынчев Николай Исаевич (1925-1992гг. годы жизни). Был призван в Военно-Морской флот в 1942году, в Ленинград, оттуда переброшен в Кронштадт. Морская пехота в которой он воевал , защищала подступы к Ленинграду.Самые напряженные бои шли в районе Ораниенбаумского плацдарма. В январе 1943 года кольцо блокады Ленинграда было разорвано. А весной подразделения морской пехоты были переброшены на Черное море для участия в Новороссийской операции.

25 декабря 1941г. в истории блокадного Ленинграда

В этот день в блокадном Ленинграде произошло первое повышение норм выдачи хлеба: рабочие стали получать 350 г в день; служащие, иждивенцы и дети - 200 г. В войсках стали выдавать по полевому пайку 600 г хлеба в день, по тыловому - 400 г. Это стало возможным благодаря самоотверженному труду и стойкости людей, которые обеспечивали работу Дороги Жизни, которую гитлеровцы беспощадно обстреливали. Нередко причиной того, что машины с зерном просто тонули, был хрупкий лёд. С целью спасения груза, было принято решение привлечь водолазов, которые доставали зерно со дна озера.

Без тарихта эзлебез

Үзебез яшәгән, аякка баскан рухи һәм физик тирәлек белән бәйле халкыбыз язмышы-тиңнәре булмаган гүзәл һәм шул ук вакытта гыйбрәтле дә тарих ул. Шуңа күрә дә үзенең туган-үскән ягына карата беркем дә, минемчә, битараф кала алмыйдыр. Мин үземнең язмамны Россия тарихы битләрендә урын алырлык , ТАССРның атказанган агрономы, Ленин ордены кавалеры, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Газизулла Габдулла улы Абдуллинга багышлыйм. Минем кулымда Глеб Дюрягинның “Сквозь пламя войны” дигән китабы.

Яшь армиячеләр анты

9 декабрьдә Россиядә Ватан Каһарманнары Көнен ( Каһарманнар Көне) билгеләп үттеләр. Бу истәлекле көнне халкыбыз ил азатлыгы өчен корбан булган батырларны искә ала. Каһарманнар даны мәңгелек. Туган җиребезнең бөтенлеге, халкыбызның исәнлеге, киләчәк буыннарның бәхетле тормышы өчен сугыш кырларында кемнәр генә башларын салмаган! Аларның исемнәрен тарих безгә үзе озак еллар аша саклап килә. Аларның батырлыгы буыннан буынга үрнәк булып тапшырыла.