Хәтерлибез!
Опубликовано чт, 23/03/2023 - 13:57 пользователем TatFrontu.rupСугыш... сугыш, каһәр төшкән сугыш. Күпме ачы күз яшен, кайгы –хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы, куркыныч сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Аны ишетүгә үк, күз алдына янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса./p









