Фронтовики

Фронтовики - люди, служившие во время войны в действующих частях на фронте, участвовавшие в сражениях.

КУЗНЕЦОВ СТЕПАН РОМАНОВИЧ

Место рождения: Татарская АССР, Челнинский р-н, с. Н.-Афанасово год рождения -1905 Причина выбытия: попал в плен (освобожден) Источник информации: ГА Республики Татарстан Дата призыва: 23.06.1941 Воинское звание: рядовой Дата выбытия: 01.07.1994 Информацию предоставил: внук - Еланский Евгений Геннадьевич, руководитель Центра «Патриот», заведующий м(п)к «Ровесник»

ЕЛАНСКИЙ МИХАИЛ ЯКОВЛЕВИЧ

Место рождения: Татарская АССР, Ямашинский р-н,1905 года рождения Место призыва: Акташский РВК, Татарская АССР, Акташский р-н Дата призыва: 10.08.1942 Воинское звание: красноармеец; рядовой

ИБРАГИМОВ ХАҖИП ИБРАГИМ УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Ибрагимов Хаҗип Ибрагим улы 1905 елда Беренчемай районы( хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туган. 1941 нче елның 15 сентябрендә Беренчемай районы РКБ сыннан Ватанны сакларга дип сугышка китә.

СИБГАТУЛЛИН ХАНИФ СИБГАТ УЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫКАВАЛЕРЫ.

Сибгатуллин Ханиф Сибгат улы1905 елда Беренчемай районы (хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туган. Бөек Ватан сугышының беренче көнненнән үк Беренчемай районы РВКсыннан сугышка чыгып китә.1941 нче елда Ленинград блокадасын азат итүдә катнаша.1944 нче елда каты яралардан соң туган авылы Түбән Абдулга кайта. Озак ял итеп тормый,Карл Маркс исемендәге колхозга счетовод булып эшкә керә. Дәүләт тарафыннан бирелгән бүләкләре: беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Ленинградны азат итүдә катнашкан өчен» медале, «Сугышчан батырлык» медале.

АХМЕТШИН ШАКИР ЗАКИР УЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Ахметшин Шакир Закир улы 1926 елныж 20 апрелендә Беренчемай ( Хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туа. Беренчемай районы РВК сыннан 1943 елда сугышка чыгып китә.Фронтта ул пулемётчик була.Япония самурайларына каршы да сугышырга туры килә аңа.1946 елда җиңү яулап туган авылы Түбән Абдулга кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аңа беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены,«Японияне җиңгән өчен»медале белән бүләклиләр. Сугыштан кайткач та « Путь к коммунизму» колхозын күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертә.

ДӘРЗЕМАНОВ ХӘБИБУЛЛА НАСЫЙБУЛЛА УЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘДӘГЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Дәрземанов Хәбибулла Насыйбулла улы 1916 елда Әлмәт районы Елховой авылында туа. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбибулла Нәсыйбулла улы 1941-1946 елгы кан кыюлы аяусыз сугышта бик күп батырлыклар күрсәтеп дошманнар белән көрәшә.

ГИЛЬМАНОВ НӘҖИП БАГМАН УЛЫ, БЕРЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СЫГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Гильманов Нәҗип Багман улы, 1924 елның 22 сентябрендә Әлмәт районы Елховой авылында туган.Үзенең яшьтәшләре белән бергәләшеп Елховой авылы кыр капкасыннан Акташ военкоматы аша сугыш кырына чыгып китә.1942 елның 20 августыннан Калинин фронтында без - дигән хәбәр ала аның гаиләсе, фронттан килгән өчпочмаклы хат аша.Шушындый хатлар авылга әле берсенә, әле икенчесенә килеп тора. Андый көнне күрше - тирәләр белән бергәләшеп җыелышып укыйлар, җавабын да бергәләшеп тиз генә язып салалар.

СИБГАТУЛЛИН ГАББАС ӘСӘДУЛЛА УЛЫ, БЕРЕНЧЕ ҺӘМ ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Сибгатуллин Габбас Әсәдулла улы 1924 елның 24 февралендә, Әлмәт районы Елховой авылында туа. Гаиләдә олы бала, бөек Ватан сугышы башланганда аның әле 17 яшен тутырып, егет булып кына килә торган чагы. Әтисе Әсәдулла Сибгат улын яше олырак булу сәбәпле корал ясау өчен заводка эшкә җибәрәләр, ә Габбас Әсәдулла улы барлык авылдашлары белән беррәттән чираты җитүгә сугышка чыгып китә. Бала чагыннан ук әтисе белән балык тотып, урманга ауга йөреп үскән йөгетнең, төз итеп ату осталыгы барлыгын күреп алалар. Аны сугышта снайпер итеп билгелиләр.