КАШАПОВ КӘЛИМУЛЛА КАШАП УЛЫ
Опубликовано ср, 16/11/2022 - 09:55 пользователем TatFrontu.ruКашапов Кәлимулла Кашап улы 1912 елда Татарстан Республикасы Беренчемай районы Түбән Абдул авылында туа. Бөек Ватан сугышына 1941 елда барлык авылдашлары белән бергә, Татарстан Республикасы Беренчемай районы военкоматы аркылы чыгып китә. Кәлимулла Кашап улы илебезне дошманнардан азат иткәндә бик зур батырлыклар күрсәтә, курку белмәс солдат гел алгы сызыкта була.1943 елда каты яралана, һәм икенче группа инвалид булып туган-үскән авылына кайта. Авылның кыр капкасын ачып кергәндә аның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены, Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр бизи.









