“Сугыш еллары”
Опубликовано ср, 17/03/2021 - 10:37 пользователем TatFrontu.rupКеше һәр җирдә дә чигә, бәйли, тегә белгән. Кемдер матурлык өчен кул эшләре белән шөгыльләнгән, ә кемдер өчен бу исән калырга һәм ашатырга ярдәм иткән хезмәт булган. Ә менә кул эшләре һәм сугыш бер-берсенә туры килми кебек тоела.Шуңа карамастанда Бөек Ватан сугышының авыр елларында да кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Кул эшләре фронтта һәм туганнарына да җиңәргә һәм туган йортларына кайтырга ярдәм итәр, дигән ышаныч биргән. Хатын-кызлар, фронтка киткән ир-атлар урынына басып, авыр эш башкарганнар. Ә озын һәм авыр эш көненнән соң бәйләргә, тегәргә һәм чигәргә вакыт тапканнар.









